“Китап дигән могҗиза!” Китапханәдә-очрашу
Китап-ул чын могҗиза. Китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Китап-бик борынгы мәгълүмат чыганагы да. 3 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Китап дигән могҗиза!” дип исемләнгән очрашу узды. Бездә 1 сыйныф укучылары булдылар. Очрашуның максаты: китапханә белән танышу, укучыларда китапка карата кызыксыну уяту, аларны китапханә киңлегендә ориентлашырга, китапханәдән файдалану кагыйдәләренә өйрәтү. Алар шулай ук берсеннән-берсе матур китаплар белән таныштылар, өйгә укырга китап, журналлар алдылар. Хушлашканда кабат очрашырга сүз куештылар.