Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Экстремизмга юк!” –дибез Әңгәмәләр циклы

27 август көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләрне, яшьләрне “Экстремизмга юк!” –дибез  дип исемләнгән әңгәмәләр циклына җыйды. Укучыларга “Экстремизмга-юк!-дибез исемле дәресебез кысаларында терроризм, фашизм хакында сөйләдек. Нәрсә ул террорчылык,  көтелмәгән хәлләргә тарсаң үзеңне ничек тотарга һәм башка бик күп сорауларга җавап бирдек. 2004 елны Бесланда булган коточкыч терактны искә алдык. Бу чарада 22 укучы катнашты.