Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китап уку кешеләрнең йөзенә-нур, күңеленә шатлык китерер” Әдәби мәйдан

26 нчы август көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә матур әдәбият әсәрләрен яратып укучы, җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк өлкәннәрен Әдәби  мәйданга  җыйды.

Бәйрәмебез яңа китаплар белән танышу, вакытлы матбугатка күзәтү ясау белән башланып китте.  Өлкәннәр үзләре башкаруындагы матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән дәвам итте. Әйе, Хәсәншәехта китап укырга яраталар, җыр-биюгә да осталар. Һәркем өйләренә яңа китап, журнал белән кайтып китте. Бу эчкерсез, җылы очрашу аларның күңелләрендә озак сакланыр әле.