Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Җәйге каникулда китапханәдә

Җәй-китап уку өчен иң уңайлы вакыт. Бу чорда китапханәдә  төрле китап күргәзмәләре эшли, төрледән төрле чаралар уза. Җәйнең беренче аенда китапханә шау-гөр килеп тора. Чөнки июнь аенда китапханә җәйге мәктәп яны лагерь балалары һәм мәктәп укучылары белән актив эшли. Яшь укучыларыбыз җәйге каникул вакытында китаплар алырга ашыгалар. Күп кенә балалар китапханәгә җәйге уку исемлекләре белән киләләр...

 Алда бик күп кояшлы көннәр, кызыклы тәэсирләр һәм яраткан китаплар белән яңа очрашулар көтә.  Китап укыгыз һәм ял итегез!