Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Солдат батырлыгы алдында баш иябез" Хәтер сәгате

22 июнь-Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу кайгы көне-миллионнар өчен уртак көн. Без ел саен бу көнне хәтерләрдә яңартабыз.  Быел җәйге лагерь укучылары өчен "Солдат батырлыгы алдында баш иябез дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру, авылыбызның яу кырында һәлак булганнарны искә алу, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт, патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар Бөек Ватан сугышының куркыныч вакыйгалары, авырлыклары турында белделәр. Сәгать әңгәмә формасында үтте. Балалар үзләренең бабалары турында зур горурлык белән сөйләделәр, сугыш турында шигырьләр укыдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Батырларга мәңгелек дан, мәңгелек хөрмәт! Аларның батырлыклары, рухи ныклыклары алдында баш иябез!