Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Серле һәм гүзәл чәчәкләр дөньясы” Экологик репортаж

15 июнь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә җәйге лагерь балалары өчен "Серле һәм матур чәчәкләр дөньясы” дигән экологик чара узды. Әлеге чарага искиткеч чәчәкләр күргәзмәсе оештырылган иде. Экологик репортаж танып-белү әңгәмәсеннән башланып китте, ул презентация белән үрелеп барды. Балалар “Әкият юллары буйлап”  дип аталган викторина сорауларына җавап эзләделәр, табышмаклар чиштеләр... Чәчәкләр- табигатьнең иң җылы һәм назлы бүләге, чыннан да, алар безне гомер буе озата бара: туганда каршы алалар,  туйда, туган көннәрдә куандыралар, истәлекле даталарга киләләр.