“Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла” экологик акциясенә йомгак ясалды
Бүген Арча үзәк китапханәсендә күңелле вакыйга булды: файдаланылган батарейкаларны җыю буенча “Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла” экологик акциясенә йомгак ясалды. Бу эштә актив катнашканы өчен Хәсәншәех авыл китапханәсе рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Безнең ярдәмчел укучыларыбызга зур рәхмәт!