Училинская сельская библиотека - филиал № 47

Син нык тордың, Бөек Сталинград!

    2 февраль  Россиядә хәрби дан көне  билгеләп үтелә .Бу  көн совет гаскәрләренең  немец-фашист гаскәрләрен Сталинград сугышында тар-мар итү көне (1943 ел).  Әлеге күренекле дата уңаеннан  Өчиле авыл китапханәсендә “Син нык тордың, Бөек Сталинград!”  исемле китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмәдә Сталинградта 1942-1943 елларда булган вакыйгалар турында документаль  әдәбият  һәм Сталинград сугышы турында әдәби китаплар да  куелды.  Китапханәче  әлеге китап күргәзмәсенә  күзәтү  үткәрде. Ул балаларны шушы сугыш тарихы белән таныштырды, тигезсез сугышта халкыбызның җиңүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның сугышларда күпме һәлак булуы турында сөйләде.