Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә"

9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Өчиле  авыл китапханәсенәчесе коррупциягә каршы көрәшү максатыннан  "Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә" дип аталган хокукый белем сәгате үткәрде.  Балаларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Кичәдә китапханәче "коррупция", "взятка", "подкуп" сүзләренә аңлатма биреп китте. Бу эшләр өчен нинди җәзалар каралган, кемнәрне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәклеге турында сөйләшенде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, журналларда басылган статьялар белән таныштылар.

 Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.