Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Хәтерләгәндә геройлар исән“

9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын-Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рух көче, хөрмәте, батырлыгы иң югары әхлакый кешелек сыйфатлары һәм Ватан алдындагы җаваплылык үрнәге булган, лаеклы рәвештә геройлар дип аталган барлык кешеләргә багышлана.

Шул уңайдан  Өчиле авылы китапханәсендә  укучылар белән “Хәтерләгәндә геройлар исән“дип аталган  батырлык  сәгате үткәрдек. Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды, бу көнне кемне хөрмәтләгәннәрен сөйләде. Балалар  рус армиясе башында торган атаклы һәм күренекле гаскәр башлыкларын искә төшерделәр. Очрашу барышында шулай ук хәзерге Россия Геройлары, үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм тыныч күкләребез өчен көрәшүчеләр турында да сүз барды.

  “Хәтер мәңгелек”  дип исемләнгән  китап күргәзмәсендә  “Батырлар китабы”,”Х.Басыйровның “Алар Ватанга тугры калдылар”,"Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз”,”Ядрәләрне эреткән йөрәкләр”һәм башка бик күп китаплар урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларда гади генә  кешеләрнең тормышы,батырлыклары ,авыр сугыш елларында кичергән авырлыкларны җиңү өчен  күп көч куйганнары язылган .    Без барыбыз да герой була алмыйбыз,ләкин геройлар турында китапларны уку ,танышу, безне көчле рухлы ,батыр һәм куркусыз, туган илебезне яратырга өйрәтә. Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплапрны зур кызыксыну белән карадылар,өйләренә укырга яздырып алдылар.  

Кичә азагында без укучылар белән батыр геройлар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдык. Бу кешеләрнең исемнәрен һәркем белергә тиеш, аларның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.