Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Бердәм халык – бердәм дәүләт” - танып-белү сәгате

3 ноябрь көнне Өчиле авыл китапханәсендә “Бердәм халык – бердәм дәүләт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватан пәрвәрлеге, илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.

Моннан тыш, чарада катнашучылар Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре, төрле халыкларның мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар, дуслык турында шигырьләр укыдылар һәм патриотик җырлар тыңладылар.

Аннары «Бердәмлектә көч» (12+) мини-викторинасы уздырылды . Балалар ил тарихына, бәйрәмгә һәм гомуми дәүләт төзелешенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Уйлануга бер минут вакыт бирелде, шуннан соң, сорауга җавап тапкан кеше флаг күтәрде. Дөрес җаваплар өчен аларга жетоннар биреп барылды.  Иң күп  жетоннарны Азалия Сабирова җыйды, һәм ул китапханәчедән бүләк алды.