Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Йөрәгемдә Сезнең сүзләр...” - әдәби – музыкаль кичә

2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, 21 октябрь көнне Өчиле авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Йөрәгемдә Сезнең сүзләр...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр.

Клуб шыгрым тулы иде: түрдә ветеран укытучылар, ә залда аларның төрле елларда укыткан укучылары, авылдашлары, кайткан кунаклар.Сәхнәгә бер-бер артлы ветеран укытучылар чакырыла: Зиятова Мәрьям Абдулла кызы, Галиуллина Әминә Хөрмәт кызы, Гарәфиев Хәнәфи Гыйльметдин улы, Лотфуллина Фәридә Вәдүт кызы,  Хидиятуллина Гөлсинә Гарифулла кызы . Алар эшләгән еллары турында сөйләделәр, үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

Ә аннан сәхнәгә шул укытучыларның чыгарылыш класс укучылары агыла. Укытучыларына җылы сүзләр, теләкләр әйтелә, бүләкләр, чәчәкләр, гөлләр бүләк ителә, якты истәлекләр сөйләнә. Кичә матур җырлар , биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан барлык зал белән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры белән тәмамланды. Бу  очрашу  күңелләрдә  якты  эз  калдырды.