Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Ипекәй - табын күрке" - танып-белү сәгате

18 октябрь көнне Өчиле авыл китапханәсендә  Бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Ипекәй- табын күрке" исемле танып-белү сәгате узды. Чара барышында балалар икмәк барлыкка килү тарихы белән таныштылар, табынга килгәнче нинди озын юл үткәнен белделәр, икмәк турында шигырьләр тыңладылар, аларга таныш булган мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап бирделәр.