Училинская сельская библиотека - филиал № 47

«Абдулла Алиш-герой да,әкиятче дэ»

Танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан,13 сентябрьдә Өчиле авыл китапханәсе китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасында «Абдулла Алиш-герой да,әкиятче дэ» дип исемләнгән әдәби кунак бүлмәсе үткәрде. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятында ныклы эз калдырган бик күп әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда тырышлык һәм игелек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белэн Биккуркак», «Чукмар белэн Тукмар»әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Аннары әкиятләр турында фикер алышуда актив катнашалар. Балалар табышмакларны чиштеләр һәм китаплары белән таныштылар.