Училинская сельская библиотека - филиал № 47

Экологик дәрес - "Без - табигать дуслары"

 Күренекле педагог В.А.Сухомлинский «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы»  дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Ә балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.  Шул уңайдан  Өчиле авылы балалар бакчасына йөрүче   балалар белән  “Без- табигать дуслары” дип аталган чара  үткәрдек. Чара туган як табигатен саклау  һәм коткару, туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру  зарурлыгына юнәлтелгән иде. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакларны, җәнлек - бөҗәкләрне, кошларны таный белергә өйрәндек. Китапханәче балаларга  табигатьне   саклау    буенча  кызыклы биремнәр әзерләгән  иде.Шулай ук табигать : чишмәләр, урманнар, хайваннар турында кызыклы китаплар укыдык.

Мондый  чаралар, һичшиксез, балаларны табигатьне сакларга өйрәтә, әйләнә-тирәне пычранудан саклауга җитди өлеш кертергә өнди.     Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балалар табигатьне саклауга, яклауга битараф булмаслар дип ышанабыз.