Училинская сельская библиотека - филиал № 47

«Акыллы эшләпә» - экологик дәрес

17 апрельдә 13.00 сәгатьтә Өчиле авыл китапханәсе, экологик белемнәр көне уңаеннан, үзенең яшь укучыларын, 1-4 сыйныфларны, «Акыллы эшләпә» дип аталган экологик дәрестә катнашырга чакырды. Бу юлы акыллы эшләпәдә экологик темага сораулар җыелды. Китапханәгә килүчеләрнең барысы да  тиешле сорауны үзләренә алырга ,дөрес җавап бирергә  тиеш иде. Дөрес җавап биргән укучыларны китапханәче татлы конфет белән сыйлады. Укучылар урман турында табышмаклар чиштеләр, хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында сорауларга җавап бирделәр. Ә җавап бирүдә кыенсынганда, укучылар  «Безнең тирәдәге дөнья»китап күргәзмәсеннән файдалана алдылар. Китапханәче бу темага кагылышлы сәнгать әсәрләре белән таныштырды. Балалар экология өлкәсендә күп кызыклы нәрсәләр белделәр.