Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Сез – безнең горурлык!”

22 февраль  көнне,  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Югары Бирәзә авыл китапханәсендә “Сез – безнең горурлык!” дип исемләнгән кичә уздырдык. Бу кичәгә, бүгенге борчулы заманда үзләренең гомерләрен аямыйча, илебез, җиребез өчен хезмәт итүче егетләребезнең әниләрен чакырдык.

Очрашуны Закирова Мәүлидә Сәет кызы егетләребезнең исәнлегенә, ил-җиребезнең тынычлыгына багышлап аять укып башлап җибәрде. Кичәдә Филсинә Корбангалиева һәм Рәмзия Мөхәммәтҗановаларның үзләре иҗат иткән шигырьләре укылды һәм “Сабырлык” мөнәҗәте Әниләребезнең күңеленә җиткерелде. Әниләр үзләренең уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Шундый батыр егетләр үстергәннәре өчен, әниләребезгә җылы рәхмәт сүзләребезне җиткердек. Егетләребезнең тиз арада, исән-имин килеш туган якларыбызга кайтуларын көтеп калабыз.