Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Тормышка юл" - информацион сәгать

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!

27 гыйнвар - Ленинград блокадасы камалышының тәмамлау көне. Шул уңайдан, Өчиле авыл китапханәчесе 4-5  сыйныф укучылары өчен "Тормышка юл" дип исемләнгән информацон  сәгать үткәрде.

 

Китапханәче балаларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады. Кичә барышында  балалар Ленинград блокадасы турында язган шагыйрьләрнең китаплары һәм иҗаты белән танышты. “Ленинград блокадасы” дигән фильм күрсәтелде.