Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Нәрсә ул - коррупция?" - мәгълүмат сәгате

     9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Өчиле  авыл китапханәсендә коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Нәрсә ул - коррупция?" дигән мәгълүмат сәгате узды.

Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында белделәр, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар, “Коррупциягә юк!" дигән видеоролик та карадылар. Алга таба укучыларга биремнәр белән уеннар тәкъдим ителде, аларга коррупция очраклары аңлатылды, җәмгыятьтә коррупция эшчәнлеген чагылдырган мәкальләрне һәм әйтемнәрне укыдылар, аларның эчтәлеген аңлаттылар.

 Укучылар игътибарына “Әдәби геройлар  коррупциягә каршы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Катнашучыларның барысына да " Стоп коррупция» буклетлары таратылды.