Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Батырларын барлый Ватаным" - патриотик сәгать

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.         Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.

9 декабрьдә  Өчиле авыл китапханәсендә “Батырларын барлый Ватаным” дигән исем астында 5 сыйныф укучылары белән  патриотик сәгать үткәрдек. Укучылар белән “Мы помним героев” дип аталган презентация карадык. Шулай ук  “9 декабрь-Геройлар көне “дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды. Китап күргәзмәсенә “Батырлар китабы”,”Дети –герои ВОВ”, ”Пеонеры герои”,”Герои Советского Союза наши земляки”,”Герои 1812 года”һәм башка бик күп китаплар урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларда гади генә булган кешеләрнең тормышы,батырлыклары ,авыр сугыш елларында кичергән авырлыкларны җиңәргә,җиңү өчен  күп хезмәт куйганнары язылган .Без барыбыз да герой була алмыйбыз,ләкин геройлар турында китапларны уку ,танышу, безне көчле рухлы ,батыр һәм куркусыз, туган илебезне яратырга өйрәтә. Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплапрны зур кызыксыну белән карадылар,өйләренә укырга яздырып алдылар.