Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Яшьләр үзегезне саклагыз" -тематик әңгәмә

1 декабрь –  Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. СПИД – безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Өчиле авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары белән “Яшьләр үзегезне саклагыз” дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Укучыларга кешелеккә наркомания, таксикомания,СПИД кебек афәтләрнең куркыныч булуы аңлатылды, статистик мәгълүматлар белән таныштырылды. Китапханәче ихтыяр көчен туплап, кешегә иярмичә, үз җавабыңны төгәл әйтә белергә өйрәнергә киңәш итте.  “Яшьлек дошманнары” исемле китап күргәзмәсе төзелеп, укучылар ихтибарына тәкъдим ителде. Әңгәмәдә 8 укучы катнашты.