Училинская сельская библиотека - филиал № 47

“Уйларымның иң таталысы - туган җирем хакында !”

   2015  нче   елның   4  нче    ноябрендә ,   Өчиле   авыл  клубында,язучы,журналист   Вакыйф  Нуриев   белән  очрашу   кичәсе  үткәрдек. Әлеге  әдәби –музыкаль   кичә  “ Уйларымның   иң  татлысы – туган  җирем   хакында !”дигән исем  астында  узды. Очрашу  кичәсен  Өчиле  авылының   клуб  мөдире  Мин-газова  Лилия   белән  бергәләп  оештырдык.Бәйрәмне   карарга  45  кеше  килде. Авылыбыз   халкы  язучыга  үзләрен   кызыксындырган   сорауларын  бирделәр.Әлбәттә  Вакыйф  әфәнде   дә  сорауларга  бик   матур  итеп,тулы җавапларын   бирде.Шулай  ук  үзенең  тормышы,  иҗаты  белән  дә  тамашачыларны  таныштырып  үтте.Кичә  җыр – бию  белән  үрелеп  барды.

  2015  нче  елның  2  нче  маенда,Бөек  Җиңүнең  70  еллыгы  уңаеннан ,Өчиле  авыл  клубында  Вакыйф   Нуриевнең  “Эт  тырнагы” исемле  пьесасын  сәхнәләштергән  идек.Әлеге  язучы  белән  очрашу  кичәсендә  без -  үзешчән  артистлар  кабаттан  шушы  театрдан  өзекләрне  күрсәтеп  үттек.Безнең   максатыбыз  әлеге   моңсу  комедиядә   үзебезне  кызыксындырган   сорауларга җавап   табу  иде.Максатыбызга  ирештек  -  Вакыйф  Вәкилевич  бер  генә  соравыбызны  да   җавапсыз   калдырмады.

    Әлеге   очрашу   кичәсе   авылыбыз   халкына  да  бик  ошады.Кабат  шушындый   матур,эчтәлекле  очрашулар  оештыруыбызны  көтеп  калабыз дигән  фикерләрен  дә  белдерделәр.Без  дә  үз  чиратыбызда  әлеге  матур  традиция   дәвамлы  булыр  дип  ышандырабыз.Очрашуга  Язучы  Вакыйф  Нуриев  үзенең   китапларын  да  бүләк  итеп  алып  кайткан  иде.

    Бәйрәм  кичәсен  әзерләүдә  авторның  “Бүре  кадәр  бүрек “,”Җиденче   палата”  исемле  китаплары,”Казан  утлары”  журналы,интернет  материаллары файдаланылды.