"Кышкы бизәкләр" - рәсем конкурсы
Кышкы каникул чорында укучылар белән китапханәгә кичә уздырырга җыйналдык. Без башта кыш , чыршы, Кыш бабай турында бик матур шигырьләр укудык һәм белгәннәрен яттан сөйләдек. Аннары балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар. Аннары без шул рәсемнәргә нәтиҗә ясап , җиңүчеләрне билгеләдек. Әлбәтта җиңүче балалар бүләксез калмады. Укучылар өчен каникулның бер көне бик файдалы һәм кызыклы узды.