Училинская сельская библиотека - филиал № 47

" Яңа ел!да җырлап яшик" - бәйрәм кичәсе.

Яңа ел-иң көтеп алынган һәм могҗизалы бәйрәм. Яңа ел кичендә без барыбыз да бераз балаларга әйләнәбез. Без барлык теләкләрнең тормышка ашуын, яңа могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. 31 декабрь-узып баручы елның соңгы көне, шуңа күрә кешеләр бу вакыйгага аерым игътибар бирә. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе әзерләделәр. Яшьләр дәртле җырлар, заманча биюләр белән чыгыш ясады. Безнең бәйрәмгә әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы, Иске ел һәм Яңа ел килде. Кыш бабай барысына да бүләкләр өләште. Яңа ел бәйрәменең иң көтелгән өлеше "Бәйрәм лотереясы" булды. Кичә давамында” Тылсымлы Яңа ел белән!”дип аталган китап күргәзмәсе эшләде. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.