Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Табигатьтә кунакта" - әдәби уен

Өчиле авыл китапханәсендә "Табигатьтә кунакта" исемле әдәби уен үткәрелде.Китапханәче китапханә янындагы мәйданчыкка яшь китап сөючеләрне чакырды.Китапханәче балаларны яңа китап, журналлар белән таныштырды.Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен ,шигырьләрен сөйләделәр, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Аннары соң балалар белән төрле хәрәкәтчән уеннар уйналды.8 бала катнашты,22 китап бирелде.