Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Шушы яктан , шушы туфрактан без" - әдәби сәгать.

5 август көнне Өчиле авыл китапханәсе үзенең fatyhova410 инстаграм аккаунтында, Арча районы оешуга 90 ел тулу һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап " Шушы яктан ,шушы туфрактан без" исемле онлайн әдәби сәгать үткәрде. Укучыларыбызга Гөлчәчәк Галиеваның " Өзелгән өмет", Гариф Ахуновның " Акча күктән яумый" , Мөхәммәт Мәһдиевның "Зөлфия"әсәрләреннән өзекләр, Радик Мөхәммәтнең шигырьләре тәкъдим ителде. Китапханәдә шулай ук якташ язучыларыбызның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе дә эшләп куелды.