Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Наркомания хәлакәткә илтә" - китап күргәзмәсе

Наркомания ул замана чире.Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап-алардан кискен төстә баш тарту. Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, китапханәдә "Наркомания хәлакәткә илтә " исеме астында китап күргәзмәсе булдырылды. Күргәзмәдә наркомания һәм эчүчелек буенча китаплар урнаштырылды.   Китаплар белән танышырга,үзегез өчен файдалы мәгьлүмат алырга китапханәдә көтәбез.