Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Халкыбыз каһарманнары"

Быелгы яз Җиңүнең 75 еллыгын алып килде. Без инде 75 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала.Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрне батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың. ул һәман миллионнарның йөрәгендә, хәтерендә саклана. Балачаклары, яшьлекләрен сугыш урлаган буыннар хәтерендә ул төзәлмәс яра, онытылмас хатирәләр булып саклана.Илкүләм үзизолоция вакытында ветеран авылдашларыбызның сугыш елларындагы язмышлары интернет челтәрендә ай дәвамында онлайн күзәтү аша яктыртылып барылды.