Училинская сельская библиотека - филиал № 47

" Җиңү кайтавазы мәңгелек" - театральләшкән кичә

8 март көнне Өчиле авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Рафис Фазылҗанның "Вәгъдә бүләге " исемле драма әсәре сәхнәгә куелды. Спетакльдә узебезнең җирлектәге үзешчәннәр катнашты . Алар һәрберсе дә үз ролләрен бик оста итеп башкардылар. Спектальне 100 кеше карады һәм бик югары бәя бирделәр. Китапханәче бу кичәдә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 еллыкка багышланган "Батырлар даны мәңгелек" исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Килгән халыкка андагы китаплар турында эчтәлекле мәгълүмат бирде.