Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Музейлар- патриотик тәрбия үзәге" - информацион сәгать

2 март көнне Очиле авыл китапханзсендә 6-7 сыйныф укучылары белән "Музейлар - патриотик тәрбия үзәге" дип исемләнгән информацион сәгать узды. Китапханәче укучыларга райондагы һәм Казан шәһәрендәге музейлар турында сөйләде. Туган төбәкнең борынгы тарихы, аның гүзәл табигате, искиткеч талантлы, кызыклы язмышлы кешеләре , табигый байлыклары сине узенә әсир итә. Музейларны кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ядкарьләре тупланган серле сандык белән чагыштыралар. Укучылар бу дәрестән бик күп кирәкле һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар.