Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"900 көн батырлык" -мәгълүмати- танып-белү сәгате.

1944 елның 27 январендә Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Тарихи дата уңаеннан Өчиле мәктәбе укучылары белән " 900 көн батырлык" темасына мәглумати-танып-белү сәгате уздырдык. Укучылар белән "Ленинград блокадасы " дигән презентация карадык.Аннан соң укучыларны "Беркем дә ,берни дә онытылмый" дип исемләнгән китап күгәзмәсе белән таныштырдым.Укучылар нәтиҗәдә ленинградлыларның ачлык, салкынлык,үлем белән ничек көрәшүләрен белделәр. Хәзерге мул тормышта яшәвебезгә, әби-бабайларыбызның тырышлыгы, батырлыгы күп булуын аңлаттык.