Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Хуш киләсең Яңа ел"- музыкаль кичә.

Яңа ел алдыннан Өчиле мәктәбендә укучылар катнашында Яңа ел  ёлкасы уздырдык. Бәйрәмгә һәр класс укучылары үзләренең чыгышларын әзерләгәннәр иде. Алар җырладылар,биеделәр,төрле әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тоттылар.Кыш бабай белән Кар кызы да балалар белән бергә чыршы тирәли матур чырлар җырлап әйләнделәр. Бәйрәм  күңелле узды, балалар бик сөенешеп таралыштылар.