Училинская сельская библиотека - филиал № 47

"Тулган ай күк түгәрәктер, әниле дөнья гына!" (Әдәби-музыкаль кичә))

Әни кешенең баласына карата булган хисләрен беркем дә, бернәрсә белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый. Ул мәңгелек! Әниләр көне төрле илләрдә төрле вакытта бәйрәм ителә. Ә Рәсәйдә ул һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Өчиле авыл китапханәсе Өчиле мәктәбе белән берлектә әниләр көнен бәйрәм иттеләр. Бу бәйрәм көнендә без әниләребезгә булган җылы хисләребезне матур шигырьләр һәм җырлар аша җиткердек. Барлык әниләрне  бәйрәмнәре белән тәбрик иттек.