Училинская сельская библиотека - филиал № 47

" Рәхмәт сиңа - Укытучым!" ( Әдәби - музыкаль кичә )

Укытучылар көне уңаеннан Өчиле мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырдык. Бүген бәйрәм - Укытучылар көне. Без бүген мәктәбебездә армый- талмый хезмәт, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны тәбриклибез. Укучылар үзләренең яраткан укытучыларын шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап котладылар. Бик матур итеп ясалган открыткаларын бүләк иттеләр. Ахырдан мин үзем хөрмәтле укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иттем, аларга изге теләкләремне җиткердем. Бәйрәм бик эчтәлекле ,матур узды.