Училинская сельская библиотека - филиал № 47

Яңалык

“Хәтерләгәндә геройлар исән“

Өчиле авылы китапханәсендә укучылар белән “Хәтерләгәндә геройлар исән“дип аталган батырлык сәгате үткәрдек. Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды, бу көнне кемне хөрмәтләгәннәрен сөйләде.

“Бердәм халык – бердәм дәүләт” - танып-белү сәгате

Чарада катнашучылар Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре, төрле халыкларның мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар, дуслык турында шигырьләр укыдылар һәм патриотик җырлар тыңладылар.

«Абдулла Алиш-герой да,әкиятче дэ»

Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белэн Биккуркак», «Чукмар белэн Тукмар»әкиятләрен кызыксынып тыңладылар.

"Ни хәлең бар, Солдат туганым?" - очрашу кичәсе

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә махсус хәрби хезмәттә катнашып,бүгенге көндә ялга кайтучы егетләребез Габдрахманов Фидаил һәм Шәмсетдинов Салаватлар белән очрашу булды.Очрашу авылыбыз мулласы Искандаров Васыйл Мәгъсүмҗан улы тарафыннан аять укып башланды

«Акыллы эшләпә» - экологик дәрес

Бу юлы акыллы эшләпәдә экологик темага сораулар җыелды. Китапханәгә килүчеләрнең барысы да тиешле сорауны үзләренә алырга ,дөрес җавап бирергә тиеш иде.

“Сез – безнең горурлык!”

22 февраль көнне, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Югары Бирәзә авыл китапханәсендә “Сез – безнең горурлык!” дип исемләнгән кичә уздырдык. Бу кичәгә, бүгенге борчулы заманда үзләренең гомерләрен аямыйча, илебез, җиребез өчен хезмәт итүче егетләребезнең әниләрен чакырдык.

"Тормышка юл" - информацион сәгать

Өчиле авыл китапханәчесе 4-5 сыйныф укучылары өчен "Тормышка юл" дип исемләнгән информацон сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде.

"Нәрсә ул - коррупция?" - мәгълүмат сәгате

Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында белделәр, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар, “Коррупциягә юк!" дигән видеоролик та карадылар.

"Кышкы бизәкләр" - рәсем конкурсы

Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар. Аннары без шул рәсемнәргә нәтиҗә ясап , җиңүчеләрне билгеләдек.