Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Шигырь уты безнең йөрәкләрдә»

23 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Шигырь безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Бу конкурста Утар Аты авылы китапханәсе укучылары 2 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Хәят һәм 7 сыйныф укучысы Низамов Ренас катнаштылар. Низамов Ренас район буенча 2 нче урынны алып диплом белән бүләкләнде.