Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Гөбәдия – иң зур нигъмәт”

       Татарстанда эшче һәнәрләр елы уңаеннан, кызыклы чаралар аша балаларда телебезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан  Югары-Аты башлангыч мәктәбендә “Гөбәдия – иң зур нигъмәт” дип исемләнгән тематик кичә булып үтте. Кичәне Утар-Аты авыл “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Миннуллина Фәрдия оештырды. Кичәгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Илсур кызы да чакырылган иде. Ул үзенең чыгышында сатып алучыларның хокуклары турында сөйләде. Китапханәче Миннуллина Фәрдия гөбәдия пешерү серләре турында мастер-класс күрсәтте. Чарага багышлап Юныс Әхмәтҗановның кулинария буенча китапларыннан күргәзмә ясалды. Балалар татар халык ашлары турында китапларны кызыксынып карадылар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләргә өйрәтү — безнең уртак бурыч.