Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Шигырь уты безнең йөрәкләрдә”

Китапханәдә  “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үтте. Чараның максаты – классик һәм хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Барлык укучылар да бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр. Нәтиҗәдә, Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Ахметзянова Хәят һәм 7 нче сыйныф укучысы Низамов Ренас җиңүчеләр булдылар. Бәйгедә катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.