Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сукаларга җигелеп, туар көнгә, Ак таңнарга юллар ярдык без”

         Аларны « Сугыш балалары" диләр. Әйтерсен аларны сугыш тудырган. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, район күләмендә төрле чаралар уза. Утар-Аты авыл китапханәчесе Миннуллина Фәрдия "Сугыш чоры балалары", тыл ветеранннары Загидова Мәрьям апа һәм Илдус аганың гомер сәхифәләрен, сугыш чоры хатирәләрен барлап, истәлекләрен уртаклашты. 87 яшен тутырган Илдус ага Һәм 90 яшен тутыручы Мәрям апа - үзләре бер тарих. Алар дөньяларның тыныч булуын, балаларның якты , матур тормышта яшәүләрен теләделәр. “Бөек Җиңүгә тылдагы халыкның да өлеше күп керде. Балачагыбызда күп авырлыклар күрергә туры килде, сугыш бик күпләрне бәхетсез итте. Сезгә андый бәхетсезлекләрне күрергә язмасын инде", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Илдус ага. Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек.