Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Хуш киләсез кошкайлар, безнең якын дускайлар"

  

        Югары Аты башлангыч мәктәбендә Утар Аты авылы китапханәчесе Миннуллина Фәрдия "Хуш киләсез кошкайлар, безнең якын дускайлар"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чарада кошлар турында шигырьләр һәм хикәяләр укылды, укучылар табышмаклар чиштеләр . Кошлар турындагы иң күп табышмакларга җавап бирүче беренче сыйныфтан Хәйруллин Рамазан булды. Чара китапханәченең: «Әйдәгез, балалар, кошларны рәнҗетмик! Чөнки алар, кешеләр кебек үк, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Аларның яңгыравыклы җырларын  ишетү безне һәрвакыт сөендерсен. Бигрәк тә кышлаучы кошлар турында онтмыйк, чөнки аларга салкыннарда азыклар җитми» дигән сүзләре белән тәмамланды.