Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Бүген бездә Сабантуй!”

     Сабантуй  – искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы бәйрәм. 6 июнь көнне Утар-Аты аылында Сабантуй бәйрәме уздырылды.Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барылды. Сабантуйны Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Хәкимҗанов Әхтәм Габделфәрт улы тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Авыш баганага менү ,чүлмәк вату , капчык сугышы ,капчык киеп йөгерү, чиләк белән су ташу, кул көрәше ,аркан тартышу, таяк тартышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү,гер күтәрү һәм башка уеннарда балалар , кайткан кунаклар бик теләп катнаштылар. Ә Сабантуеның батыры булып Казан шәһәреннән кунакка кайткан Данис Хөсәенов калды.Сабантуй шулай мәйданда ярышлар,  җыр-биюләр, кайткан кунаклар, балаларның концерт номерлары белән шау-гөр килеп ахырына якынлашты.