Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Иң яхшыларын укырга вакыт: Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

         Утар-Аты авыл китапханәсе “Иң яхшыларын укырга вакыт: Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясе уздырды. Акция 2 урында  оештырылды: Утар-Аты төп гомум белем  бирү мәктәбендә һәм Югары-Аты башлангыч мәктәбендә.

Акциядә катнашкан балаларның гомуми саны: 22 . Шуларның 6 сы мәктәпкәчә яшьтәге, 16 сы кече яшьтәге мәктәп балалары,  (кече яшьтәге мәктәп балалары аеруча актив булды). Акция өч өлештән торды:                                                                                         1. Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде.                        2. Абдулла Алишның 2 томлыгы белән таныштыру һәм премия лауреатлары: Абдулла Алишның “Капкорсак патша”, “Бай белән ялчы”, “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр”, Рәшит Бәшәрнең  “Бәләкәч”, “Сабантуй батыры”, Галимҗан Гыйльмановның “Үзенең куян икәнен бельмәгән куян хакында әкият”, Роберт Миннуллинның “Батырлык эшләр идем”, Ленар Шәехның “Туган телем”, “Мин “бишле” алгач” һ.б әсәрләрне кычкырып уку оештырылды.                                                                                                                 3. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып карадылар. Соңыннан әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Чара ахырында балаларга, китап күргәзмәсендәге, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Шәүкәт Галиев, Рафис Корбанов, Алмаз Гыймадиев, Роберт Миңнуллин, Роза Хафизова, Хәкимҗан Халиков, Мөҗәһит, Мәрзия Фәйзуллина, Ленар Шәех, Факил Сафин, Хәлим Җәләй, Җәүдәт Дәрзаман һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.