Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Мин татарча, саф татарча Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм”

    Туган тел көне уңаеннан Югары Аты башлангыч мәктәбендә, китапханә һәм балалар  бакчасы белән берлектә шигърият сәгате узды. Китапханәче Миннуллина Фәрдия бәйрәмнең тарихы, аның ни өчен билгеләп үтелүе, туган телебезне сакларга кирәклеге турында сөйләде. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне  шигъри юллар аша белдерәбез. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята. Тәрбияче Хурамшина Айсылу, балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында матур, эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.