Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Татар теле-дуслык теле”

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп  кую уңаеннан Утар-Аты төп гомум белем бирү мәктәбендә китапханә белән берлектә Туган тел көне узды. Кичәдә Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов һәм язучы Вакыйф Нуриев катнашты. Кунакларыбыз татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләделәр, милли гореф-гадәтләребезгә тукталдылар. Китапханәче Миннуллина Фәрдия “Туган ягым минем, ямьле Арчам” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясады.