“Тәрбия дәресләре”
Китапханәдә татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан тәрбия дәресе узды. Әлеге чарада ТР “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Раесовна Идрисова проекты белән эшләнгән “Тәрбия дәресләре” фильмы белән таныштык.