Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Туган ягыбызга кыш килде”

Китапханәдә “Туган ягыбызга кыш килде” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар кышкы табигать күренешләрен, Кыш бабай һәм Кар кызын, чана шуган тауларын рәсемгә төшерделәр. Катнашкан һәр баланың рәсеме үзенчәлекле, һәр бала рәсемен үзе күргәнчә матур итеп ясаган. Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде.