Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Супер-Әби”

         Орнашбаш авыл мәдәният йортында  "Супер - әби" бәйгесе  булып узды. Бәйгедә 7 "Супер - эби" катнашты. Һәркайсы сәхнәдә үзләре белән таныштырдылар, тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр һәм үзләре пешереп алып килгән татар милли ашларын, кул эшләрен тәкъдим итеп, уйнап-биеп тә алдылар. Безнең авылдан 5 баланың әнисе, 10 оныкның яраткан Дәү әнисе, китапханәнең, “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының  актив китап укучысы Сөләйманова Сәрия Габдрахман кызы катнашты. Сәрия апа - иҗади шәхес. Туган авылы Утар-Атыга гашыйк зат, бүгенге чыгышында да ул шул турыда сөйләде. Чәчәкләр үстерергә ярата, матурлыкны күңеле белән тоя белә. Катнашучыларның эчкерсезлеге, уңганлыгы, булганлыгы бәйгегә чын бәйрәм рухы өстәде.