Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык”

         Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше программасын тормышка ашыру , үзләрен һәрьяклап үстерүгә, физик культура белән актив шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, аларның ихтыяр көчләрен, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан мәдәният йорты белән берлектә фитнес-сәгать үткәрелде. Спорт белән шөгыльләнү бүгенге көндә төп проблемаларның берсе. Балалар спорт ягыннан ныклыкларын, спорт турында белемнәрен күрсәттеләр.