Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Утар-Атым – тормышымның юл башы...”

       Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча районында аның образларын иң яхшы иҗат итүчегә бәйге игълан ителгән иде. Артистканың туган авылы Утар Атыда шуның финалы булды.  Финалга иң яхшы дип табылган 10 коллектив килгән иде. Искиткеч матур чыгышлар булды ул. Беренче урынны Шушмабаштан Манижа Худайдодова, икенче урынны Наласадан Алия Шаһиева, өченче урынны Иске Ашыттан Фоадия Чубаева алды. Калган Таҗдарова образларын иҗат итүчеләрне дә уңай яктан гына билгеләп үттеләр.