Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Саклый безне тормыш салкыныннан Әнкәй назы, Әнкәй җылысы”

  Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә зур бәйрәм-әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан  Утар-Аты мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әниләргә багышлап  “Саклый безне тормыш салкыныннан Әнкәй назы, Әнкәй җылысы” дип исемләнгән видео-презентация һәм Радик Фәизовның “Әниемнең куллары” дип исемләнгән хикәясенә буктрейлер китап укучыларга тәкъдим ителде. Кичәдә әниләрне бәйрәм белән котлап, дәртле биюләр, моңлы җырларыбыз яңгырады. Китапханәбездә эшләп килгән “Алтын каләм” әдәби түгәрәгенә йөрүче Камалова Алсуның Әниләребезгә багышлап иҗат иткән шигырьләре бәйрәм кичәсен тагын да тулыландырып җибәрде.Кичәбез бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.